Казан һава аланы татарчаны бик яратмый
Your browser doesn’t support HTML5
Октябрьдә Казанда халыкара һава аланының эчке очышлар өчен корылган яңа терминалын ачтылар. Ул әлегә сынау шартларында эшли. Очышларның зур өлеше элеккечә А терминалыннан башлана, әмма без инде хәзердән үк яңа бинадагы бер мөһим нәрсәне тикшерә алабыз – андагы элмәтакталардагы татар теленең урынын.