5 ноябрьдә Швейцария Татарстанның биш банкына, республикада теркәлгән берничә ширкәткә һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка каршы санкцияләр кертте. Әлеге исемлекне Швейцариянең икътисади мәсьәләләр дәүләт сәркатибе бастырып чыгарды (SECO). Швейцария бу чикләүләрне Русиягә каршы 21нче санкцияләр пакеты кысаларында кабул иткән.
Миңнехановтан тыш, чикләүләр исемлегенә Татарстан белән бәйле тагын ике кешене керткәннәр. Бу тумышы белән Татарстаннан булган генерал-майор Роман Демурчиев һәм "НТЦ Восток" җәмгыяте мөдире Андрей Доронин.
Шулай ук Ак Барс банкы, "Аверс", Энергобанк, Татсоцбанк һәм Акибанк та Швейцария чикләүләр исемлегенә эләккән. Моннан тыш Әлмәттән "Татнефть-Самара" җәмгыяте, Чистайдан "НТЦ Восток" җәмгыяте, Алабугадан "Джошкуноз Алабуга", "СМЦ Алабуга" ширкәтләре һәм Иннополистан "Джетс" җәмгыяте дә санцияләр исемлендә.
Чикләүләр кертелгән кеше өченче илләргә барганда Швейцария һава аланын һәм җирләрен транзит яки күчеп утыру өчен дә куллана алмый.
- Татарстан рәисе санкцияләргә беренче тапкыр гына эләкми. 2023 елда АКШ Финанс министрлыгы Миңнехановны "Туполев" ширкәтегең мөдирләр шурасы рәисе булуы өчен санкцияләр исемлегенә кертте. Шулай ук Миңнеханов Европа берлеге санкцияләренә дә эләкте. Мондый карар Украинадагы конфликт мәйданыннан балаларны эвакуацияләү өчен кабул ителде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!