Франциянең Сен-Дени шәһәре Азат Мифтаховка мактаулы ватандаш исеме бирде

Your browser doesn’t support HTML5

7 ноябрьдә Франциянең Сен-Дени шәһәрендә татар сәяси тоткыны, математик Азат Мифтаховны яклау чарасы узды. Шәһәр мэры аңа мактаулы ватандаш исемен бирде. Бу — нахакка утыртылган Мифтаховка теләктәшлек белдерүнең символик адымы. Карар аңа Франция гражданлыгы бирелүен аңлатмый.

Чарада галимнәр, хокук яклаучылар һәм активистлар катнашты. Алар арасында танылган математик Мишель Бруэ да бар иде. Франциядә сыену алган Татарстан иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев чыгышында тагын бер татар активисты Фазыл Вәлиәхмәтовны да иреккә чыгару өчен көрәшергә кирәклеген әйтте.

Мифтаховның хәзерге төрмә срогы 2027 елның сентябрендә тәмамланырга тиеш. Әмма хокук яклаучылар Русия хакимияте аны яңадан төрмәдә калдырырга мөмкин дип борчыла.

Түбән Камадан чыккан математик 2019 елда тоткарланды. 2021 елда «Бердәм Русия» офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп, алты елга хөкем ителде. 2023 елда, колониядән чыгарга тиешле көнне, яңадан тоткарланды. 2024 елда аны «террорчылыкны аклау» гаебе белән тагын дүрт елга хөкем иттеләр. Хәзер ул Ямал-Ненец бүлгесендәге «Полярная сова» колониясендә утыра.