15 ноябрь, якшәмбегә каршы төндә Татарстанның Кама аръягына дроннар һөҗүм итте. Төп һөҗүм Түбән Камага туры килде. Рәсмиләр белдерүенчә, өч кеше яраланган, сәнәгать мәйданындагы объектлар һәм күпфатирлы торак йорт зарарланган. Бәйсез чыганаклар һәм Украинаның мониторинг каналлары Европадагы иң эре нефть химиясе ширкәтләренең берсендә янгын чыгуы турында хәбәр итә.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр итүенчә, дрон һөҗүме "озак дәвам иткән". Казан кирмәне рәсми мәгълүматына күрә, һәлак булучылар юк, әмма зыян күрүчеләр бар.
Күпфатирлы торак йортка зыян килү сәбәпле, анда яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Алар өчен вакытлыча урнашуның ике пункты ачылган.
Һөҗүм шәһәрнең коммуналь инфраструктурасына да тәэсир иткән. "Татэнерго" акционерлык җәмгыяте җылылык белән тәэмин итүнең иминлеген саклау өчен Түбән Камада кайнар су бирүне вакытлыча, 20:00 сәгатькә кадәр туктаткан.
Төбәк хакимияте кайсы сәнәгать объектларының зыян күрүен әйтмәде.
Шул ук вакытта Astra, Supernova+, Exilenova+ мониторинг Telegram-каналлары һәм OSINT-аналитиклар һөҗүмнең Европадагы иң эре нефть химиясе предприятиеләренең берсе — "Нижнекамскнефтехим" ширкәтенә ясалуын хәбәр итә. Ул каучук, пластик һәм этилен җитештерә, СИБУР холдингына керә.
Телеграм каналаларында шәһәрдә зур янгын күренгән видеолар чыкты.
Түбән Каманың сәнәгать мәйданында шулай ук "Татнефть"кә караган "ТАНЕКО" нефть эшкәртү ширкәте һәм "ТАИФ-НК" комплексы урнашкан. Алардагы хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр.
Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Түбән Кама һәм Алабуга сәнәгать мәйданнарындагы объектлар дрон һөҗүмнәренә берничә тапкыр дучар булды.
Русия саклану министрлыгы Татарстан өстендә ничә дрон бәреп төшерелүен төгәл хәбәр итмәде. Шул ук вакытта министрлык хәбәр итүенчә, төн дәвамында Русиянең 12 төбәге, аннексияләнгән Кырым һәм диңгез акваторияләре өстендә һава һөҗүменнән саклану чаралары самолет тибындагы 533 пилотсыз очкычны юк иткән яки тоткарлаган.
Русиянең Украинадагы инфраструктура объектларына һөҗүм итүенә җавап итеп, Киев та Русиянең стратегик ширкәтләренә дроннар җибәреп тора.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!