Уфа депутатлары Рөстәм Шәриповны шәһәрнең яңа башлыгы итеп сайлады

Рөстәм Шәрипов

Элекке мэр Ратмир Мәүилев вазифасын хәрәмләшеп куллануда һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә.

Бүген, 17 ноябрьдә, Уфа шәһәр шурасы депутатлары чираттан тыш утырышта 44 яшьлек Рөстәм Шәриповны шәһәр хакимияте башлыгы итеп билгеләде. Ул быел июньнән бирле мэр вазифаларын вакытлыча башкарды.

Рөстәм Шәриповны 27 депутат хуплаган, икесе тавыш бирүдән тыелып калган. Калган намзәтләр өчен тавыш бирү үткәрелмәгән.

Уфа шәһәр шурасы мэр вазифасына бәйгене 8 октябрьдә игълан иткән иде. 9 ноябрьдә бәйге комиссиясе депутатлар каравына дүрт намзәт тәкъдим итәчәген хәбәр итте. Алар — Стәрлетамак хакимияте башлыгының беренче урынбасары Артур Гафаров, Башкортстан Дәүләт җыелышы депутаты Эдуард Сардаров, "Газ-Сервис" ширкәтенең баш мөдире Рөстәм Хафизов һәм Уфа мэры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Шәрипов.

Уфаның элекке хакимият башлыгы Ратмир Мәүлиевне 28 апрельдә тоткарланды. Аны вазифаларыннан хәрәмләшүдә һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләделәр. Мәүлев гаебен танымый. 30 апрельдән Уфа мэры вазифаларын аның беренче урынбасары Сергей Кожевников башкарды.

14 июльдә Уфа шәһәр шурасы чираттан тыш утырышта Мәүлиев белән хезмәт килешүен өзде. Әмма 11 августта Башкортстан Югары мәхкәмәсе аны элекке вазифасына кире кайтарды. 20 августта исә Түбән Новгородтагы Дүртенче апелляция мәхкәмәсе Башкортстан Югары мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгарды. Октябрь ахырында бу карарны Самарадагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе раслады.

Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, җәй һәм көз айларында Уфа мэриясеннән Мәүлиев такымында булган 20дән артык түрә киткән.

  • Рөстәм Шәрипов 1982 елның 29 июлендә Башкортстан АССРның Бөрҗән районы Яңа Мөсәт авылында туган. Ул Башкортстан дәүләт университетының Сибай институтын һәм Башкортстан президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган.
  • Шәрипов 2009 елдан муниципаль хезмәттә. 2014–2019 елларда Башкортстанның Бөрҗән районы хакимиятен җитәкләгән. 2019–2026 елларда Хәйбулла районы хакимияте башлыгы булган. 2026 елның 1 июненнән Уфа хакимияте башлыгы вазифаларын вакытлыча башкарган.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!