23 ноябрьгә каршы төндә дроннар Әлмәт янындагы нефть саклагычларына һөҗүм иткән. Бу хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте белдерде. Ул һәлак булучылар һәм яраланучылар юк дип хәбәр итә. Дрон калдыклары берничә сивил объектка да эләккән диелә.
ASTRA басмасының OSINT-анализы һөҗүмнең Әлмәт янындагы Кәләй (Калейкино) нефть кудыру станциясенә ясаулуын күрсәтә.
Ул Украинадан якынча 1300 км ераклыкта урнашкан.
"Кәләй" — Русиянең магистраль нефть үткәргечләре системындагы мөһим нефть кудыру станцияләренең берсе. Ул "Транснефть — Прикамье" ширкәтенә карый. Биредә Көнбатыш Себер, Татарстан, Удмуртия һәм Башкортстаннан килгән төрле сортлы нефть агымнары кушыла, үткәргечтәге басым көйләнә һәм чимал шул исәптән "Дружба" нефть үткәргеченә дә җибәрелә.
Әлөге нефть станциясенә моңа кадәр 19 ноябрьдә һөҗүм булган иде.