Роттердамда татар классик музыкасы концерты узды

Your browser doesn’t support HTML5

«Күңелемдә яз» дип аталган кичә Нидерланд чиркәве Pelgrimvaderskerk-та оештырылды. Концерт Нәҗип Җиһанов һәм Рөстәм Яхинның юбилейларына багышланды. Аны Казанда туып үскән музыкантлар — пианист Алия Исхакова һәм скрипкачы Юлия Гобәйдуллина оештырды.