Уфада медицина уку йорты ректоры 30 яшькә кадәр җиде бала табарга чакырды

Your browser doesn’t support HTML5

30 яшькә кадәр җиде бала табарга чакырган Уфа медицина университеты ректоры Валентин Павлов Русия халкы 700 миллионга җитәргә тиеш дип белдерде. Шул ук вакытта Башкортстанда туучылар саны кими. 2025 елда республикада 27,5 мең чамасы бала туган. Бу — 2024 ел белән чагыштырганда 16 процентка азрак.