Башкортстанда мәктәп укучылары өчен сугышка мобилизацияләнгәннәр турында фильм төшерәчәкләр

Иллюстратив фото

Фильмның максатчан аудиториясе - Кырмыскалы районында яшәүче 10-17 яшьлек балалар

Русия президентының мәдәни башлангычлар фонды 2027 елның беренче грант бәйгесе кысаларында "СВОи герои" документаль фильм проектына грант биргән.

Фильмны төшерү өчен барлыгы 4,6 миллион сум акча тоту планлаштырыла, шуның 2,9 миллионы грант акчасы. Аспекты язуынча, фильм 2022 елда мобилизацияләнгән Башкортстан халкы турында булачак.

"Фильм мәктәп укучыларына юнәлдереләчәк һәм аларга аңлаешлы, үтемле формада эшләнәчәк. Анда коры статистика һәм фаҗигале тарихлар булмаячак", диелә тасвирламада. Бу хакта "Осторожно, новости" яза.

Проект авторы "Дилиго" мәдәниятне үстерү фонды. Алар белдерүенчә, фильмның максатчан аудиториясе - Кырмыскалы районында яшәүче 10-17 яшьлек балалар.

Грантка бирелгән гаризада фонд вәкилләренең җирле мобилизацияләнгән кешеләр белән сөйләшүе һәм мәктәп укучылары арасында сораштыру үткәрүе әйтелә.

"Мәктәп укучылары арасында үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, аларның 80% махсус хәрби операция (Русиянең Украинага каршы баскын сугышы - ред) каһарманнары турында аз белә. Күпләр хезмәттән яраланып яки инвалид булып кайткан авылдашларын күрә, шуңа күрә аларда махсус хәрби операциягә һәм гомумән хәрби хезмәткә карата бик тискәре мөнәсәбәт формалаша. Бу мәктәп укучылары арасында Ватанга хезмәт итү кыйммәтенең кимүенә китерә", дип белдергән фонд вәкилләре.

Сораштырулар күрсәткәнчә, яшьләрнең бары 21% гына сугышта катнашкан кешеләрне шәхсән белә. Шул сәбәпле фонд мәктәпләрдә патриотизм һәм батырлык темаларына багышланган "традицион дәресләр көтелгән нәтиҗә бирми" дигән фикергә килгән.

Шуңа күрә документаль филь төшерү кирәк, диелгән. Фонд фильмны киләсе ел дәвамында әзерләп бетерергә тиеш.

  • Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 11 383 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 200 — Кырмыскалы районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
    🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!