Таҗикстан консуллыгы Башкортстанда үз ватандашын үтерүләрен тикшерүне таләп итә

Иллюстратив фото

Фирүз Хөсәиновка һөҗүм Салават шәһәрендә ясалды

Таҗикстанның Уфадагы Баш консуллыгы Русия хакимиятеннән 32 яшьлек ватандашы Фирүз Хөсәиновның үлеме белән бәйле тикшерү турында мәгълүмат сораган. Бу хакта "Азаттык Азия" хәбәр итә.

"Баш консуллык әлеге вакыйганы һәрьяклап, объектив һәм гадел тикшерү, җинаятьнең барлык шартларын ачыклау һәм гаепле кешене җаваплылыкка тарту кирәклегенә басым ясый", диелә консуллык белдерүендә.

Консуллык таләпне Русия тышкы эшләр министрлыгының Уфадагы вәкиллегенә һәм җирле Тикшерү комитетына юллаган.

15 ноябрьдә Башкортстанның Салават шәһәрендәге кафеларның берсендә Хөсәиновка һөҗүм ясала. Ир-ат бер атнадан соң Уфадагы хастаханәдә вафат була.

24 ноябрьдә Башкортстан Тикшерү комитеты 15 яшьлек җирле яшүсмернең кеше үтерүдә гаепләнүен хәбәр иткән (Русия Җинаять кодексының 105нче маддәсе). Тикшерү яшүсмерне сак астына алуны сораган, әмма мәхкәмә аны өй сагына җибәргән.

Тикшерү комитеты белдерүенчә, ир-атка шәхси дошманлык аркасында һөҗүм иткәннәр. Әмма һәлак булган кешенең абыйсы Хөсәиновның һөҗүм итүчеләрне бөтенләй белмәвен әйтә.

"Антифа.ру" басмасы гаепләнүченең социаль челтәрләрдәге фотоларын өйрәнгән һәм яшүсмернең расачыл һәм милләтчел субкультурага каравын фаразлаган.

Азатлык радиосының Таҗик хезмәте — "Озоди Радиосы" хәбәр итүенчә, җирле активистлар мәгълүматларына караганда, Хөсәинов такси йөртүчесе булып эшләгән һәм өч бала атасы булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!