Йәмән башкаласында дистәләрчә мең демонстрацияче җыелды

Йәмән президенты Гали Габдулла Салих илдә кан коелуга юл куймау өчен хакимияттән китәргә җыенуын белдерде.

Ул телевидение аша күрсәтелгән чыгышында вәкаләтләрен вакытлы хакимиятнең аның сүзләре белән әйткәндә “ышанычлы кулларына” тапшырырга ниятләнүен белдерде.

Бүген башкала Санада Салихның хакимияттән китүен таләп итеп урам җыенына дистәләрчә мең кеше чыкты.

Бер атна элек шундый җыен вакытында иллеләп демонстрацияче һәлак булган иде. Бүгенге чараны оештыручылар илдә протест чаралары башланганнан бирле бу кадәр күп кешенең җыелганы юк иде дип белдерә.

Салихны яклаучылар шәһәрнең башка өлешендә демонстрация үткәрә.