“Зөләйлә” кызлары кулга кылыч ала

"Зөләйлә" кызлары (с) Ләйсән Закирова, Зөлфия Вәлиева, Ләйсән Мәхмүтова

“Зөләйлә” төркеменең концертларда күренми башлавының сәбәбе шунда – әлегә кызлар көч туплый икән. Соңгы елларда горурланып әйтерлек эшләре дип “Мәдхия” җырына төшерелгән клипны атыйлар. Анда татар хатын-кызлары батырлыгы сурәтләнә.

“Зөләйлә” төркеме кызларының берсе Зөлфия Вәлиева “Кызган таба” тапшыруына кунакка үзе генә түгел, ә Тинчурин театрындагы хезмәттәше, яшь актриса Гөлназ Нәүмәтова белән килде.

Рөстәм Исхакый. Кызлар, зур эш башкарып кайткан кеше кыяфәтендә күренәсез, әллә туры сәхнәдән монда килдегез инде?

Зөлфия Вәлиева. Әйе, театрда репетиция бетүгә сезнең янга йөгердек. Тинчурин театрында майның башларында премьера чыгарга тиеш. Авторы – Хәбир Ибраһимов, исеме – “Төн яна учакта”. Аның беренче исеме “Тәкәрлек” иде. Без бу спектакльдә Гөлназ белән әниле-кызлы рольләр уйныйбыз.

Рөстәм Исхакый. Cпектакль яшь тамашачыны җәлеп итә алырмы?

Зөлфия Вәлиева һәм Гөлназ Нәүмәтова
Зөлфия Вәлиева.
Яшьләрнең төрлесе бар бит. Уйлана торган, әйбәт тәрбия алган егет-кызлар театр белән кызыксына.

Рөстәм Исхакый. Тинчурин артистлары арасында сез үзегезне яшь артистлар төркеменә кертәсезме?

Зөлфия Вәлиева. Мин инде хәзер үземне урта буын артистлары арасына кертәм. Шуңа да җитлеккән, психологик роль бирделәр – әни роле. Спектакльдә Гөлназ минем 20 яшьлек кызым булып уйный. Әкренләп кенә урта буын артистлары рәтенә кереп киттем. Бу үзгәреш үзем өчен дә җайлы, вакытында күчә белергә кирәк икән.

Рөстәм Исхакый. Зөлфия ханым, урта буын артистлары арасына кердем дидегез диюен, “Зөләйлә”не нишләтәбез соң, ул татар яшьләренә юнәлгән беренче музыкаль төркем түгелме соң?

Зөлфия Вәлиева.
Заманча җырлар яздыру, татар дискәтүкләрен башлап җибәрү безнең чорга туры килде. “Зөләйлә” үз юлын табарга тырышты, без халык көйләрен дә заманчага үзгәртеп башкарабыз. Театр артистлары булгач, һәркайсыбыз өчен образлар уйлыйбыз, комик кыяфәттә дә чыгыш ясадык.

Бүген “Зөләйлә”нең берсе бәби үстерә. Ләйсән Закирова балалар белән шөгыльләнә, безгә алмаш әзерли. Ә мин исә – иң элек театр артисткасы, “Зөләйлә” икенче урында. Аны кызлар белеп килде, бәлки кайвакыт үпкәләгән чаклары да булгандыр.

Зөлфия Вәлиева
Рөстәм Исхакый. Сез икегез дә “Азатлык” радиосына беренче тапкыр әңгәмә бирәсез, үзегез турында кыскача сөйләп китсәгез иде.

Гөлназ Нәүмәтова. Мин – Питрәч кызы. Ленино-Кокушкино авылында туып үстем. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлык бүлеген тәмамладым. Тинчурин театрында эшли башлавыма 8 ел була. Кечкенәдән артист булу теләгем бик зур иде, режиссерыбыз Рәшит Муллагали улына, коллективка зур рәхмәт, яратып кабул иттеләр. Бергәләшеп, дус тату эшлибез, спектакльләр чыгарабыз.

Зөлфия Вәлиева. Ә мин исә Казаннан. Иң элек музыка училищесын тәмамладым. Аннан сәнгать академиясендә актерлык осталыгы серләренә төшендем, төп остазыбыз Рәшит Заһидуллин булды. 1993 елда театр тормышы башланды, ул вакытта без беренче Тинчурин студиясе дип аталдык. 1995 елда беренче ролемне уйнадым. Мәктәптә укыганда нишләптер үземне опера җырчысы итеп күзаллый идем.

Рөстәм Исхакый. “Зөләйлә” ничек барлыкка килде?

Зөлфия Вәлиева. Төркем 1998 елда оешты. Иң элек Ләйсән Мәхмүтова үзе генә җырлап йөрде. Автор-башкаручы буларак “Юксыну” дигән альбом чыгарды. Ул елларны “Сандугач” исемле җыр бәйгесе бар иде, Ләйсән шунда ел саен катнашып килә.

Ләкин 1998 елда ул үзе генә чыгыш ясарга теләми һәм төркем тупларга ниятли. Ләйсән уйлаганча биш кыз җырлыйсы булган. Тик гәүдәләре дә төз, тавышы да матур булган, кыяфәтләре дә артистларга охшаган ике генә кыз табылган. “Зөләйлә” булу миңа һәм Ләйсән Закировага тәтеде. Төркемне барлыкка китерүдә Ләйсән Мәхмүтованың роле зур булды.

Рөстәм Исхакый. Исеме ничек куелды?

Зөлфия Вәлиева. Бер ел исем-фамилия белән генә чыгыш ясадык. Концерт-тамаша алып баручыларга өч фамилия әйтү кыен була башлады. Кайчан исем табасыз инде, әйдәгез “Чәк-чәк” булыгыз дияләр иде. “Өчпочмак” дип тә кушарга теләделәр, имеш милли дә, матур да. Эзләнә торгач игътибарыбыз “Айфара”га тукталды, аларның исем бит егетләрнең исемнәреннән җыелган. Шулай итеп без дә шул рәвешле төркемгә исем куштык.

Рөстәм Исхакый. Беренче вакытларда “Зөләйлә” колакка ятышлы идеме? Бер караганда андый исем бар һәм ул борынгы кебек...

Зөлфия Вәлиева. Ул хатын-кыз исеменә охшаган. “Зөләйлә” куелганнан соң атамаларның мәгънәсен аңлаткан китапны актарганда, гарәп телендә Зөләлә дигән исем барлыгын белдем. Төркем исеме уңышлы куелды дип уйлыйм

Зөлфия Вәлиева һәм Гөлназ Нәүмәтова
Рөстәм Исхакый. Концертларда күренми башладылар дигән сүзләргә ни дип әйтерсез?

Зөлфия Вәлиева.
Әлегә хәл җыябыз, яңа идеяләр туплыйбыз.

Рөстәм Исхакый. “Зөләйлә” эстрадага нинди теләк-максатлар белән чыкты?

Зөлфия Вәлиева. Текә, заманча кызлар булып, кара күзлекләр киеп, сәхнәгә чыккан хәтердә. Максатыбыз яшьләрне көнбатыш, рус җырларыннан татар җырларына таба бору иде. Без бар мөмкинлекләрне кулланып иҗат иттек. Шуңа да татар эстрадасы үсешенә үз өлешебезне керттек дип уйлыйм.

Рөстәм Исхакый. “Зөләйлә” әле татар эстрадасын сыйфатлы тарихи клип белән баеткан төркем булып санала. Сезнең ул эш “Киләчәгең булмас, үткәнеңне әгәр онытсаң” дигән сүзләрнең мәгънәсен бермә-бер арттыра кебек. Пәрәвездә әлеге клипны яшьләр күп карый икән.

Зөлфия Вәлиева. Бу клип төркемнең 10 еллык юбилеена эшләнде. Тиздән безгә 13 ел тулачак. Шул истәлекле елны татар халкына зур бүләк ясыйсыбыз килде, ниятебез мәгънәле җыр һәм яхшы клип күрсәтү иде. Эзләнүләрне тирәннән башладык, безнең Ләйсән Мәхмүтовага рәхмәт инде, ул әлеге тарихны казып чыгарды.

Хан Батый Русиягә килгәндә, Болгар илендә каты сугышлар барган. Биләрдә Изге чишмә ага, аның тарихы хан Батый белән көрәш вакытларына барып тоташа. Анда 45 (төгәл санны әйтү кыен икән, башка сан китерүчеләр дә бар) татар хатын-кызы туган җир өчен сугышып үлә һәм шул урында чишмә агып чыга, диләр.

Бу тарих безне тетрәндерде, яңа җыр иҗат итәргә этәргеч бирде. Шәмсия Җиһангирова шушы тарихка туры килерлек шигырь язып бирде. Көй авторы – танылган композитор Радик Сәлимов. Җыр “Мәдхия” дип аталды, татар хатын-кызларының батырлыкларына дан җырлау.

“Легенда” кино төшерү төркеме егетләре белән танышып, эшкә керештек. Бик тырышып эшләделәр, сыйфатлы чыкты. Мәскәүдә төшердегезме әллә дигән сораулар да булды. Барлык эш-хәрәкәт Татарстанда башкарылды.

Клипта канкойгыч урыннар бар. “Яңа гасыр” каналында берничә тапкыр күрсәткәч, телевидение вәкилләре канлы урыннарны кисәргә тәкъдим итте, ләкин без үзебезчә эшләргә тырыштык. Чөнки бу – тарих, уйлап чыгарылган әйбер түгел.

“Мәдхия” клибын бигрәк тә читтә яшәүче милләттәшләребез үз итте. Пәрәвездә киң таралу алды, сорыйлар, мактыйлар, фикер алышалар. Аллага шөкер, теләк-ниятләр чынга ашты, горурланып сөйләрлек эшебез бар!

Рөстәм Исхакый. Озак төшерелдеме ул? Сугышу моментлары да Америка киноларыннан ким түгел, кан да чын кебек...

Зөлфия Вәлиева. Биш көн эчендә төшердек без аны. Йөзләгән кеше катнашты, Тинчурин артистлары да булды. Шунысы борчый – бу клип белән рус-татар арасын бозарга телисез дигән сүзләр ишеттек. Без бары тик халыкның үз тарихына кызыксынуын арттырырга теләдек.

Клипта милләт, дин билгеләре, тәреләр – берсе дә юк. “Мәдхия” җыры белән татар-мөселман хатын-кызларының батырлыгын күрсәтәсе килде. Шуңа да җан-тән белән бирелеп эшләдек, вакыйгаларда үзебез дә катнаштык.

Канкойгыч күренешләрдә, күпләр уйлаганча, помидор сыекчасы түгел, ә чиянекен (чия сиробы) кулландык. Һолливудта да шуны кулланалар икән, анысын төшереп бетергәч интернет аша белдек.

Рөстәм Исхакый. Мондый зур эш финанс ярдәменнән башка эшләнми, матди якны кайгыртучылар кемнәр иде?

Зөлфия Вәлиева. Алар – тыйнак кешеләр, билгесез булып калырга теләде. Ярдәм иткәннәре өчен бик зур рәхмәт!

http://www.youtube.com/embed/IxHpBFoCIik?rel=0&hd=1