Пакстанда шартлауда 13 кеше һәлак булды

Пакстанның төньяк-көнбатышында Сваби каласы янында мотоциклга утырган интихарчы һөҗүмендә кимендә 13 кеше һәлак булды, дистәләгән кеше яраланды.

Сваби Пешавар каласыннан көнчыгышка таба 100 чакрымда урнашкан.

Һөҗүмгә дучар булган полиция бүлеге дини сәяси партия бүлекчәсе янында урнашкан булган. Бүген бу фирка вәкилләре шәһәрдә җәмәгатьчелек белән очраша.

Үлүчеләр арасында бер полиция хезмәткәре дә бар.