Удмуртия татар иҗтимагый үзәге 20 еллык эшчәнлеген билгеләде

Корылтай кунаклары

Удмуртия күләмендә оешкан татар милли хәрәкәте үзенең 20 еллыгын тантана итте. Ул татар иҗтимагый үзәгенең VIII корылтае буларак эшлекле рәвештә узды. Корылтайда үзәкнең 20 еллык эшчәнлегенә бәя бирелде һәм идарә әгъзалары сайланды. Үзәкне кабат Фнүн Мирзаянов җитәкләячәк.
Удмуртиянең Халыклар дуслыгы йортына республиканың төрле төбәкләреннән татар оешмалары вәкилләре җыелды. Аларны милли киемнәрдән “Асылъяр» һәм “Сәйлән” төркеме кызлары каршы алды. Чара үтәчәк төп залда да милләттәшләребез саны байтак, чыгыш корылтайның сәнгать өлешендә чыгыш ясаячак балалар да тантана башлануын түземсезлек белән көтә.

ТИҮнең мактаулы рәисе Мәсгуд Гаратуев (ул инде тугызынчы дистәне тутырып килә), үзенең Удмуртия ТИҮнең VIII корылтаенда һәм оешманың 20 еллык бәйрәмендә катнашуыннан шат. “Мин үзем тудырган “баланың” юбилеен билгеләп үтү тантанасында катнашуыма сөенәм”, диде Мәсгуд ага.

Фәнис Газизуллин (с), Мәсгуд Гаратуев һәм Фнүн Мирзаянов
Юкамен районында гомер итүче татарлар иҗтимагый үзәк оешканчы ук “Ватан” җәмгыятенә берләшкәннәр иде. Алар да татар үзәгенә килеп кушылып, Юкамен районында татарларның үзаңын үстерү буенча бик күп эш башкарды.Нәдир Бузанаков:“Без бирегә килеп, чараларда катнашканда “Туган тел” җыры яңгыраганда күзләребездән яшьләр килә иде”, дип искә алды.

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге оешкач та, Удмуртиядә милли оешмалар белән эш итүче бүлек булдыруны таләп итте.

Республиканың милли сәясәт министры урынбасары Ольга Царегородцева башта хакимият каршында милли эшләр буенча комитет, бераз соңрак милли сәясәт министрлыгы булдырылуын җиткерде.

Ольга Царегородцева
Ольга Царегородцева шулай ук: “Татар оешмасы Удмуртиядә милли хәрәкәтне башлап җибәрүчеләрдән булды. 20 еллыгын да беренчеләрдән булып тантана итә. Тиздән рус оешмасы һәм апрель аенда удмурт җәмгыяте 20 еллыкларын билгеләргә әзерләнә. Татар оешмасы барлык милли оешмалар өчен үз халкының мәнфәгатьләрен яклауда һәрвакыт үрнәк булдылар”, диде.

Ольга Царегородцева бер төркем милләттәшләребезгә татар телен саклап калуда, үстерүдә керткән хезмәтен бәяләп, аларга министрлыкның мактау кәгазьләрен тапшырды.

Шулай ук быел телевизион “Хәерле кич!”программасының да 20 еллыгын исәпкә алып, тапшыруларны әзерләүдә зур көч куйган телеоператор Иван Блинов, режиссер Светлана Прокопченко, монтажер Олег Бондаревка министрлыкның рәхмәт хатларын тапшырды.

Удмуртия ТИҮ җитәкчесе Фнүн Мирзаянов үзенең чыгышының күп өлешен мәктәпләрдә татар телен укытуга, милли сыйныфларга балалар туплауга багышлады.

Кунакларны каршы алучы татар кызлары
Татар телен мәктәпләрдә фән буларак укытуны саклап калу өчен төрле министрлыклар һәм оешма җитәкчеләре белән очрашып, сөйләшүләрен җиткерде.

Мәктәпләрдә татар сыйныфларын ачу җиңел генә бармады. ТИҮ беренче елларда ук әгъза итеп сайланган Фәнис Закиров мәктәпләрдә бу юнәлештә эшне ничек башлавын искә алды. Иң беренче чиратта алар мәктәпләргә чыкканнар. Анда татар балалары санын һәм татар укытучыларын барлаганнар. Аннан соң татар телен фән буларак укыта алырлык мөгаллимәләр белән сөйләшеп, татар сыйныфларына балалар туплый башлаганнар.

“Удмурт дәүләт университеты һәм педагогика көллиятендә татар теле белгечләрен әзерләү эше – Удмуртия ТИҮ иң мөһим гамәлләренең берсе”, дип билгеләп үтте ул уку йортларында татар телен укыткан Вәсилә Хәкимова.

107нче балалар бакчасы мөдире Бриллиант Абдрахманова бакчаны күптән түгел җитәкли. Ул 20 ел элек нәкъ шушы бакчада беренче татар төркеме ачылуын, ә бүген биредә татар балаларында милли рухны тәрбияләүне дәвам итүләрен ассызыклап үтте. Корылтай кунаклары каршында чыгыш ясаган бакча нәниләре һәркемнең күңеленә хуш килде.

"Хәерле кич"нең иҗат төркеме: Хәмидә Гайфуллина, Светлана Прокопченко һәм Олег Бондарев
“Хәерле кич!” телетапшыруына да быел 20 ел тулды. Программаларны кызыклы һәм тирән эчтәлекле итеп әзерләүдә бик күп милләттәшләребез катнаша. Аеруча балалар бакчалары коллективлары, тәрбиячеләр, татар теле укытучылары, милли оешмалар, язучылар, сәнгать төркемнәре зур ярдәм күрсәтә. Республика татарларының туган телен саклап калу һәм үстерүгә керткән хезмәтен билгеләп, “Удмуртия” телерадиокомпаниясе мөдире Вера Кадыйрова имзалаган рәхмәт хатлары активистларга тапшырылды.

Корылтайда үсеп килүче буынны татар музыкасы ярдәмендә милли рухта тәрбияләү турында да чыгышлар булды. Музыка укытучыларына бу юнәлешне татар үзәге тәкъдим итте.

Балалар арасында беренче фестивальләрне оештыручы Гайсә Талипов булды. Ул корылтайда ясаган чыгышында шушы бәйгеләрдә җиңү яулаган татар балалары инде консерватория һәм музыка институтларын тәмамлап, төрле дәрәҗәле урыннарда эшләүләрен әйтте.

Соңгы елларда яшь талантларыбыз республика чикләрен үтеп, Татарстанда һәм башка регионнардагы бәйгеләрдә катнашып, җиңүчеләр исемлегендә атала. Шундыйлардан Рөстәм Егоров. Ул Казанда “Җырлы-моңлы балачак” бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады.

Фаил Исламгалиев
Республиканың район һәм шәһәрләрендә 20 ел элек милли оешмалар барлыкка килде. Алар үсеп килүче буынны урыслашу чиреннән коткарып калуда күп тырышлык күрсәтте.

Сарапул татар иҗтимагый үзәге рәисе Фаил Исламгалиев:”Татар иҗтимагый үзәге булмаса, шәһәрдәге татар гаиләләрендә үсүче малай-кызлар туган телендә укый алмас иде”, дип билгеләп үтте. Бүген Сарапул шәһәренең ике мәктәбендә татар сыйныфлары эшли. Татар ансамбльләре бар. “Аларга балалар да йөри, милли киемнәр булдырганнар, чыгышлар ясыйлар”, диде Фаил Исламгалиев.

Татарлар саны аз булган төбәкләрдә җырлар аша үсеп килүче буынның үзаңын саклап калуда милли ансамбльләр роле бик зур булды. Кече Пургадан Зилә Сабирова, Гөлсинә Дыгаева бу фикерне ассызыклап үттеләр. Пургада татарлар саны аз. Мәктәптә сыйныф туплап булмаган, татар гаиләләреннән балаларны да милли көйләребез белән кызыксындырганнар.

Ирек Мөхәммәтҗанов
Удмуртия татар иҗтимагый үзәге бу елларда балалар өчен генә түгел, җырга-моңга һәвәс милләттәшләребезне дә барлады. Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Мөхәммәтҗанов беренче тапкыр Ижау сәхнәсенә 1992 елда ТИҮ оештырган җыр бәйгесендә чыккан. Башка шушындый сәнгать бәйрәмнәрендә Ирек еш катнаша.

Соңгы ике дистә елда Удмуртиядә күп санлы шагыйрьләр һәм язучылар үсеп чыкты. Аларның китаплары дөнья күрде. Шулай ук җирле авторлар сүзләренә композиторлар җырлар иҗат итте. Шундыйлардан Раиф Баһаветдинов. Аның Ибраһим Биектаулы сүзләренә язган җырлары төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр исемлегендә аталды.

Корылтай делегатлары яңа идарә әгъзаларын сайлады. Киләсе өч елда ТИҮне кабат Фнүн Мирзаянов җитәкләячәк. Корылтайга нәтиҗә ясап, Фнүн Мирзаянов киләчәктә дә татар үзәгенең эш юнәлешен активлаштырып алып барырга дигән фикерен җиткерде.

Корылтайда татар иҗтимагый үзәгенең 20 еллык эшчәнлегенә бәя бирелде. Яңа планнар билгеләнде. Алар үсеп килүче буында халкы белән горурлану хисе, туган теленә мәхәббәт тәрбияләүдә этәргеч булыр дигән өмет зур.