Хәмәс Газзә сызыгына һөҗүм өчен Израильдән уч алачагын кисәтте

Хәмәс фәләстин төркеме Израилнең бүген иртән Газзә сызыгының көньягында һавадан ут ачуы өчен уч алачагы белән кисәтте.

Төркем вәкилләре 16 апрельдә башланачак Песах бәйрәме вакытында Израиль халкына һөҗүм итәргә җыенулары турындагы белдерүләрне кире какты.

Израиль хәрбиләре чарасы нәтиҗәсендә Хәмәс хәрби канатыннан булган өч сугышчы үтереледе, тагын дүртесе яраланды. Израиль хәрби идарәсе бу алдан ук халыкны яклау максатыннан эшләнгән һөҗүм дип белдерде.