Чаллының Җиңү паркында 29нче татар мәктәбенең ябылуына каршы урам җыены узды

Анда катнашкан хәбәрчебез Гафиулла Газиз әйтүенчә, чарага 700дән артык кеше килгән. Алар арасында мәктәп укучылары, аларның ата-аналары, укытучылар, студентлар, татар иҗтимагый үзәге, Чаллы коммунистлар фиркасе, Тукай районы мәктәпләре вәкилләре булган.

Каршылык чарасын татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов алып барган. 29нчы мәктәпнең ата-аналары комитеты рәисе Радик Әхмәтов татар уку йортларын ябу Чаллыда гына бармый дип белдергән. Аның сүзләренчә, соңгы вакытта Татарстанда 175 мәктәп ябылган һәм шуларның барысы да татарныкы.

Тукай районы татар иҗтимагый үзәге рәисе Вәлихан Җәләлетдинов алга таба урам җыенын шәһәр хакимияте бинасы янында уздырып мондый гамәлләре өчен шәһәр башлыгын эшеннән алу тәкъдиме белән чыккан.

Чыгыш ясаучылар дистәгә якын булган. Аларның күбесе Русиянең милләтләргә, мәгарифкә булган сәясәтенә ризасызлык белдергән.