Казакъстанда президент сайлаулары үтә

Казакъстанда автобустан төшкәннәрне сайлау урыннарына җибәреп торалар

Казакъстанда вакытыннан алда үтүче президент сайлауда 2005 елда булган сайлауга караганда да күбрәк кеше килгән.

Сайлау урыннары ябылуга 4 сәгать калганда илнең сайлау хокукы булган кешеләренең 77%-ы тавыш биргән.

Казакъстан үзәк сайлау комитеты сайлауда җитди бозулар юк дип белдерә. Әмма Русия күзәтүчесе, хокук яклаучы Александр Борд, сайлау барышын яктыртканда хакимият карашы гына җиткерелә, ди.

Президент урынын 4 кеше дәгъвалый. Алар арасында илгә 20 ел җитәкчелек иткән Нурсолтан Назарбаев та бар.

Бәйсез күзәтүчеләр Казакъстан сайлауларын ирекле һәм гадел дип танымый.