Кабарда-Балкар республикасы хөкүмәте таратылды

Кабарда-Балкар республикасы хөкүмәте эшеннән китте. Хөкүмәтне тарату карарын республика башлыгы Арсен Канонов имзалады.

Кабарда-Балкар хөкүмәтен тарату нияте булуы турында узган атнада Русия президентының Төньяк Кавказ федераль бүлгесендәге вәкиле Александр Хлопонин белдерде.

Премьер-министр Александр Меркулов җитәкчелегендәге хөкүмет ярты ел да эшләп өлгермәде.

Хөкүмәт рәисе вазифалары вакытлыча вице-премьер Әдип Абреговка йөкләнде.