Ходорковский адвокаты аның банк хисаплары туңдырылу хәбәрен кире кага

Михаил Ходорковскийның адвокаты The Sunday Times газетында басылган Ирландиядә ЮКОСның элекке җитәкчесе Ходорковкийның банк хисаплары кулга алынган дигән хәбәрне гайбәт дип атады.

Адвокат: “Гайбәтләргә комментар бирмим” диде. Шул ук вакытта ул Русиядә төрмәдә утыручы Ходорковскийның илдән читтә банк хисаплары булуы турындагы мәгълуматны кире какмады.