Назарбаев инаугурациясе 8 апрельгә билгеләнде

Яңа мөддәткә Казакъстан президенты итеп сайланган Нурсолтан Назарбаевның вазифага керешү тантанасы 8 апрельгә билгеләнде.

Узган якшәмбедә үткән сайлауның рәсми нәтиҗәләре бүген игълан ителер дип көтелә.

Беренче нәтиҗәләргә караганда, тавыш бирүдә барлык сайлаучыларның туксанлап проценты катнашып Назарбаев 95,5 процент тавыш җыйган.