Грозныйда Рамзан Кадыров инаугурациясе үтте

Рамзан Кадыров Чечня башлыгы буларак икенче мөддәткә кереште.

Инаугурация тантанасы бүген башкала Грозныйда үтте.

Русия президентының Кадыровны республика җитәкчелегендә икенче мөддәткә калдыру тәкъдимен Чечня парламенты 5 мартта раслаган иде.

Рамзан Кадыров Чечняне 2007 елдан бирле җитәкли.