Үрдүн патшасы Габдулла эш сәфәре белән Русиягә китте

Үрдүн патшасы Габдулла эш сәфәре белән Русиягә китте.

Үрдүн патшасы идарәсе белдерүенчә, Габдулла Мәскәүдә Русия президенты Дмитрий Медведев, премьер-министр Владимир Путин белән очрашып гарәп дөньясындагы халык күтәрелешләре нәтиҗәләре һәм Фәләстин-Израил тынычлык сөйләшүләрен яңарту тырышлыклары турында сөйләшергә җыена.

Кремль матбугат хезмәте Медведевның Габдулла белән атнакич очрашачагын белдерә.