Людмила Алексеева айның 31 көннәрендә митинглар оештыруны туктата

Людмила Алексеева

Мәскәү Һельсинки хокук яклау төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева моннан ары Конституциянең 31 маддәсен яклап митинглар оештырмаячагын белдерде.

Хокук яклаучы әйтүенчә, киләчәктә ул башка форматтагы урам җыены үткәрүдә катнашачак.

Ул җыеннарның беренчесе 17 майда Мәскәүнең Пушкин мәйданында үтәчәк.

Бу митинг түгел, ә Конституцияне һәм гадел сайлауларны яклап үткәрелүче мәдәни киңкүләм чара булачак ди Людмила Алексеева.