Мисыр блогеры өч ел төрмәгә хөкем ителде

Мисырда Хөсни Мөбәрәк президентлыктан киткәннән соң хакимияткә килгән хәрби идарәгә каршы эшчәнлектә гаепләнеп Майкел Набил исемле кеше өч ел төрмәгә хөкем ителде.

Хөкем карарын аңа Каһирәнең хәрби мәхкәмәсе чыгарды.

Набил интернетта гаскәргә алуга каршы кампания оештырганы өчен 28 мартта кулга алынган иде. Февральдә хакимияткә хәрбиләр килгәннән бирле бу блог язучыга каршы беренче хөкем эше булды.