Русия президенты Кытайда

Русия президенты Дмитрий Медведев Кытайда икътисадлары тиз үсүче зур дәүләтләр – БРИКС саммитында катнаша. Көньяк Африка республикасы президенты Джейкоб Зума белән булган очрашуда Медведев Либиядәге вазгыятьне тотрыкландыру эшендә Көньяк Африка һәм Русия арасында хезмәттәшлек тәкъдим иткән.

Һиндстан премьер-министры Манмоһан Сингх белән очрашуда икътисади хезмәттәшлектән тыш халыкара сәясәт турында да фикер алышу булган.

Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка җитәкчеләре катнашында саммит бүген Кытайның Санья шәһәрендә ачылды.