Уфада Нәүрүз бәйрәме үтәчәк

16 апрель көнне Уфада язның матур бәйрәме – Нәүрүз үтәчәк. Анда республикадагы 14 милләтнең тарихи-мәдәни үзәкләре үзләренең мәдәни программасын тәкъдим итәчәк һәм бәйрәмгә килүчеләрне тәмле аш-су белән сыйлаячак.
Соңгы елларда Нәүрүз бәйрәмен оештыру матур гадәткә әйләнде. Ел саен үтә ул хәзер. Башта берничә халыкның иҗтимагый оешмалары гына башлап җибәргән бу матур чарага соңгы елларда торган саен күбрәк милләт вәкилләре кушыла. Быел Нәүрүз бәйрәме Уфа үзәгендәге бик матур Якутов ял бакчасында оештырыла. Анда чиста сулы түгәрәк күл, балалар өчен уен урыннары һәм сәнгать осталары чыгышлары өчен ачык һавадагы зур сәхнә дә бар.

Әле бу бәйрәмдә республиканың төрле төбәкләрендә эшләүче 14 тарихи-мәдәни үзәк вәкилләре үзләренең тирмәләрен кора. Тирмә янында кул эшләреннән, милли ризыклардан күргәзмәләр оештырыла. Шулай ук сәнгать осталары үз җырларын һәм биюләрен башкарачак. Шулай ук бу бәйрәмдә фәкать 14 милләт кенә үз сәнгатен, йолаларын, гореф-гадәтләрен күрсәтә ала дигән сүз түгел. Бәйрәмдә теге яки бу аз санлы милләт вәкилләре дә үз җырларын һәм биюләрен башкарасы килә икән, рәхәтләнеп чыгыш ясый ала.

Бу бәйрәмгә республика татар милли оешмалары да җентекле әзерләнгән. Татар ишегалдын быел да Бүздәк районының данлыклы Килем авылындагы республика татар тарихи-мәдәни үзәге оештыра.

“Шулай ук Уфадагы татар оешмалары вәкилләре һәм татар яшьләре бу чарада бик әүзем катнашачак”, ди татарлар тарафыннан әлеге бәйрәмне оештыруга җитәкчелек иткән билгеле җырчы һәм мөгаллим, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Марат Шәрипов.

Бәйрәм иртәнге сәгать унда ук башланып, кичке сәгатьләргә кадәр дәвам итәчәк. Нәүрүзгә килүчеләр һәр милләтнең алдан әзерләгән мәдәни программасын карый, төрле халыкларның милли ризыкларыннан авыз итә ала. Бәйрәмне Башкортстан мәдәният министрлыгы җитәкчеләре ачып җибәрәчәк. Нәүрүзне иң матур котлаучылар, төрле уеннарда җиңүчеләр өчен бүләкләр дә әзерләнгән.