Газзәдә Италия ватандашының мәете табылды

Газзә сызыгында Италия активисты Витторио Арригони мәете табылган. Аны “Әл-Каидә” белән бәйләнештә булган радикал төркем сугышчылары урлаган булган, дип хәбәр ителә.

Урлаучылар Газзә хакимиятләреннән узган айда кулга алынган үзләренең башлыкларын Арригони бәрабәренә азат итүне таләп иткән. Әмма таләп үтәлмәгән.

Итальян ватандашы Арригони Газзәдә берничә ел яшәгән һәм блокаданы бетерү өчен чыгышлар ясаган.