Ыранда ясалган кораллар Гиракта табылды

АÊШ хәрбиләре бүген Ыранда ясалган кораллар күрсәтеп болар Гирактагы сугышчыларның АÊШ көчләренә каршы сугышта Ыранда ясалган кораллар куллануына өстәмә дәлил дип белдерде. Хәрбиләр әйтүенчә, бу кораллар тупланмасы узган шимбә көнне төняктагы Бакуба шәһәре янында АКШ көчләре һәм Гирак политциясе рейды барышында табылган. Анда минааткычлар, ракеталар, юл миналары ясау өчен җиһазлар бар.