Русия Европадан ит кертүне туктату белән янады

Русиянең авыл хуҗалыгын күзәтү идарәсе Россельхознадзор, әгәр дә Европа Берлеге илләре март ахырына кадәр Русиягә сатылучы таварларның иминлеген күзәтү планнары белән таныштырмаса, ит кертүне тыячагын белдерде. Бу оешма Берлек илләре былтыр Русиягә стандарт булмаган ит һәм балык таварлары кертте диде. Оешма җитәкчесе Европа Берлегенә иминлек тикшерүләрен ныгытуны сорап хат юллады.