Янукович Европада ракетадан саклану системасы планы турында сөйләшүгә чакыра

Украина премьер-министры Виктор Янукович АКШ, Европа Берлеге һәм Русия Европада тәкъдим ителгән ракетадан саклану системасы турында сөйләшүләр үткәрергә тиеш диде. Янукович Германиянең Die Weld газетына шундый 3 яклы сөйләшүләр бу системаның сөйләшүләрдә катнашучыларга янамавын тәемин итәр иде диде.