Габдулла белән Әхмәдиниҗат очрашуында Израиль мәсьәләсе каралуы турында каршылыклы хәбәрләр килә

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗатның Сөгуд Гарәбстанында ни әйткәнлеге яки әйтмәгәнлеге турында каршылыклы хәбәрләр килә. Сөгудләрнең СПА хәбәр агентлыгы Сөгуд патшасы Габдулла белән Әхмәдиниҗат шимбә көнне сөйләшүләрдә Израиль белән мөнәсәбәтләрне нормалләштерү турындагы 2002 елгы гарәп планына яклау белдерде дип хәбәр итә. Әмма Әхмәдиниҗат идарәсе очрашуда бу мәсьәләнең каралганлыгын кире кага. Габдулла патша белән Әхмәдиниҗат мәзһәбара низаг мөселманнарга иң зур куркыныч тудыручы нәрсә дип низагка каршы тору турында килеште.