Косовоның элекке премьеры мәхкәмәдә

Һааг – Сугыш җинәятләре һәм кешечелеккә каршы җинәятләр кылуда гәйепләнгән Косовоның елекке премьер-министры Рамуш Харадинаҗ бүген Һаагтагы мәхкәмә алдына басты. 90-нчы елларда Косовоны азат итү армиясе командиры булган Харадинаҗ сербларны езәрлекләү, җәзалау, үтерүләрдә гәепләнә. Гәепле дип табылган очракта аңа гөмерлек төрмә яный. Харадинаҗ үзенә белдерелгән гәепләүләрне кире кага.