Барадеи: Иран исбатлый алмады

Вена – Халыкара атом энергия идарәсе башлыгы Мөхәммәт Әл-Барадеи, Иран үзенең атом програмының тыныч максатлар өчен булганын исбатлый алмады, дип белдерде. Тәһранның хезмәттәшлек итергә теләмәве сәбәпле, Иранның атом корылмаларында тиешле тикшерү үткәреп булмый, диде ул. Әл-Барадеи бу турыда бүген идарәнең Венада ачылган очрашуында әйтте. Иран уран баетуны туктатудан баш тартканнан соң, шушы атнада идарә Тәһранга техник ярдәмне киметү карарын кабул итер дип көтелә.