Иранга техник ярдәм киметелә

Вена – Иранның уран баетуны туктатмавына җавап итеп, Халыкара атом енергия идарәсенең җитәкчелеге Тәһранга техник ярдәмне киметү карарын раслады. Венадан килгән хәбәрләргә караганда, 55 ярдәм програмының 22-се туктатыла. Иранның идарәдәге вәкиле Али Әсхәр Солтания, бу карар Иранның уран баету эшләренә тәесир итмәячәк, дип белдерде.

Ул арада Берләшкән Милләтләрнең Иминлек Шурасы әгзалары Иранга яңа чикләвләр кертү мәсәләсен тикшерә.