Багдадта тагын 58 кеше үлде

Бүген Багдадта булган шартлаулар нәтиҗәсендә 58 кеше үлде. Аларның 10сы автобуста интихарчы үз үзен шартлатканда үлә. Кербела шәһәрендәге чаралардан кайткан шигый мөселманнар янында машина шартлатылгач 31 кеше үтерелә. Мосулда илдәге иң ере сөнни фирка Гыйрак Ислам фиркасе бинасында шартлау була. Интихарчы бинага кереп үзен һәм тагын 3 сакчыны шартлата, тагын ике кеше җәрәһәтләр ала.