Изместьев сак астында калачак

Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Башкортстанның Федерация Шурасындагы элекке вәкиле Игорь Изместьевны 25 майга кадәр сак астында калдырырга карар итте. Ул 2001 елда хезмәттәшенең хатынын - Мәскәү нотариусы Галина Перепелкинаны үтерүне оештыруда гәепләнә. Гыйнвар уртасында Бишкәк һава аланында тоткарланган Изместьев хәзер Мәскәү төрмәсендә утыра.