Сайлауларда "Бердәм Русия" җиңә

Мәскәү – Русиядә якшәмбе үткән җирле сайлауларда, 14 төбәкнең 13-ендә җиңүне "Бердәм Русия" партиясе яулаган. Беренче нәтиҗәләргә караганда, бер Ставрополь өлкәсендә генә аны "Гадел Русия" партиясе уза алган. Җирле парламентларга барлыгы 7 партия вәкилләре үткән дип хәбәр ителә: "Бердәм Русия", "Гадел Русия", коммунистлар, ЛДПР, Уң Көчләр Берлеге, Аграр партиясе һәм "Яшелләр". Күзәтүчеләр тавыш бирү һәм аларны санау вакытында күп санлы тәртип бозулар турында хәбәр итә.