Гуантанамо тоткыны 11 сентябрь террор һөҗүмендә катнашуын таныды

Пентагон 2001-неŋ 11 сентябрендә Кушма Штатларґа каршы террор һөҗүмнәрен оештыруда гәепләнүче Халид Шәйх Мөхәммәт ул гамәлләр һәм әл-Каидәнеŋ башка һөҗүмнәре өчен җаваплылыкны үз өстенә алды дип белдерә.

АКШ хәрбиләре әйтүенчә, сорау алу Кубадагы Гуантанамо тоткарлау үзәгендә үткән һәм Мөхәммәтнеŋ әйткәннәре язып алынган. Мөхәммәт 2003 елда Пакстанда тотылды һәм былтыр Гуантанамога китерелде.