Русиядә террорчы оешмалар исемлеге яңадан каралмый

Русия Югары мәхкамәсе 15 оешманы, шул исәптән Хизбут-Тахрирны террорчы оешма дип тану турындагы карарны яңадан карау мөрәҗәгәтен кире какты. Интерфакс агентлыгы хәбәр итүенчә Мәхкамә бүген Русиянең кеше хокукларын яклаучы Мемориал оешмасының шул турыдагы мөрәҗәгәтен кире каккан. 2003 элның февралендә Русия Югары мәхкамәсе берничә ислам оешмасын террорчы оешма дип бәяләп Русиядә аларның эшчәнлек алып баруын тыйган иде.