Самарда очкыч казасында 7 кеше үлде

Русиянең Самар шәһәрендә Ту-134 юлчылык очкычы гадәттән тыш сәбәпләр белән төшеп утырганда казага юлыкты. 7 кеше һәлак булды, 50-ләп кеше яраланды. Хәбәрләргә караганда очкычның тәгәрмәчләре чыкмау сәбәпле каза нәтиҗәсендә очкыч ян ягына авышкан. Яраланган юлчылар хастаханәгә китерелгән.