Русиядә кызлар сәвдәсендә шикләнелгән 7 кеше тотылды

Русия прокуратурасы хатын-кызларны Көнбатыш Европага мәҗбүри фәхишәлеккә җибәрү белән шөгылләнгән җинаятчел төркем әгъзасы булуда шикләнелгән 7 кешегә гаепләү белдерде. Тоткарланучылар арасында Русия кораллы көчләр лейтенант-полковнигы Дмитрий Стрыканов та бар. Хәбәрләргә караганда, бу төркем Европа Берлеге илләренә визалар ясатып яшь кызларны Көнбатыш Европага җибәрү белән шөгелләнгән. Ул кызлар анда фәхишә булып эшләргә мәҗбүр ителгән.