Израиль Фәлестин хөкүмәтенә бойкотны дәвам итәргә чакыра

Израиль премьер-министры Эһүд Олмерт халыкара җәмәгатчелекне Фәлестин хөкүмәтенә каршы бойкотны дәвам итәргә чакырды. Кушма Штатлар белән Европа Берлеге яңа бердәм фәлестин хөкүмәтен Якын Көнчыгыш Дүртлеге таләпләрен үтәргә чакырды. Шимбә көнне Фәлестин парламенты ике көндәш төркем Хәмас белән Фатаһ төзегән уртак хөкүмәтне раслады.