Абхазиядә парламент сайлауларының икенче өлеше үтә

Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия республикасында парламент сайлауларының икенче өлеше үтә. Анда узган сайлаулардан буш калган 17 урынга вәкилләр сайлана. 4 мартта үткән беренче турда 18 депутат сайланды. Грузия хакимиятләре бу сайлауларны хөкем итеп чыкты. Европа Берлеге белән Кушма Штатлар да Грузиянең бербөтенлеген яклавларын һәм Абхаз сайлавларын танымавларын белдерде.