Абхазия парламенты тулысынча сайланды

Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия республикасы кичә икенче өлеш сайлауларда яңа парламентны сайлады. Абхазия рәсмиләре парламенттагы 17 буш урынга вәкилләр сайланды дип белдерде. 4 мартта үткән сайлауларның беренче өлешендә 18 депутат кына сайланган иде. Грузия хакимиятләре бу сайлауларны хөкем итеп чыкты. Европа Берлеге белән Кушма Штатлар Грузиянең бербөтенлеген яклауларын һәм бу сайлауларны танымауларын белдерде.