Кемерово шахтасындагы шартлаудан 106 кеше һәлак булды

Кемерово өлкәсенең Ульянов шахтасында дүшәмбе булган шартлау корбаннары саны 106-га җитте. Рәсмиләр әйтүенчә, шартлау вакытында шахтада 203 кеше булган. Коткаручылар 93 кешене коткарды. Җирле рәсмиләр шахтада метан шартлаган булырга охшый ди.