Әфганстанда 3 сугышчы үтерелде

Әфганстанның көньягында АКШ җитәкчелегендәге коалиция һәм әфган хәрбиләре сугышчы дип шикләнелгән 3 кешене үтерде. Коалиция алар Һелманд виләятендә Талибан җитәкчесе дип шикләнелгән бер кешене тоту оператсиясендә һәлак булды диде. Кулга алынырга тиешле кешенең үлүчеләр арасында булу-булмавы хәбәр ителми.