Благовещенлылар мөрәҗәгате

Милиция тарафыннан тукмалып ил күләмендә дан алган Благовещен шәһәреннән бер төркем кешеләр республика Президенты Мортаза Рәхимовка ачык хат күндерде. Анда сүз Благовещен районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Әнфәс Нуретдиновның казна акчасын туздыруы, хакимияткә якын кешеләргә шәһәр милкен таратуы турында бара. Ачык хат язучылар Президенттан республика Конституциясе гаранты буларак, тәртип урнаштыруда ярдәм сорый.