Башкорт телен укытуны - мәхкәмәгә

Узган уку елыннан Башкортстанда дәүләт теле буларак мәҗбүри башкорт теле укытыла башлаган иде. Республикада балаларын башкорт телен укытуга каршы ата-аналар моның белән ризалашмый мәхкәмәгә бирергә җыена. Нефтекама шәһәрендә хәтта башкорт телен укытуга каршы ата-аналарның хәрәкәте оешкан.