Краснодар хакимиятләре картлар йортында янучыларның туганнарына акча түләми

Русиянең Краснодар өлкәсе хакимиятләре картлар йортында янгында һәлак булганнарның туганнарына компенсация түләргә җыенмавларын белдерде. 20-нче мартта Камышевацкая авылындагы ул янгында өлкән яшьтәге 62 кеше һәлак булды. Хакимиятләр янгында һәлак булган бер хезмәткәрнең улына гына түлиячәкләрен белдерде. Корбаннарның күп булуы өчен рәсмиләр бинада күп кенә иминлек чараларының җитмәве гаепле ди.