Aэрофлот Аэробустан 22 очкыч ала

Русиянең Aэрофлот ширкәте 22 Аэробус А-350 юлчылык очкычы алачагын белдерде. Aэрофлот бүген Мәскәүдә Европаның очкыч ясау ширкәте белән шул турыда ният килешүе имзалады. Ул очкычлар 2014-2017 елларда тапшырылырга тиеш. Килешү Русиянең искереп баручы юлчылык очкычлары тупланмасын яңартырга ярдәм итәчәк. Җитештерү кичегүләр һәм финанс кризисы сәбәпле Аэробус Европада 10 мең хезмәткәрен эштән чыгарачагын белдергән иде.